

"Бүген без торак турында белемнәрне популярлаштыруда, хокукый грамоталылыкны арттыруда һәм күпфатирлы йортлар белән идарә итү процессын камилләштерүдә мөһим адым ясыйбыз. Акциянең төп бурычлары - торак милекчеләрен компетенцияләр дәрәҗәсен күтәрүгә этәрү һәм гражданнар, бизнес һәм хакимият арасында конструктив хезмәттәшлекне оештыру. Безнең партия проектлары, башка эшләр арасында, ихата һәм җәмәгать территорияләрен төзекләндерүгә, авыл җирлекләре, районнар, республика шәһәрләре һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән. Әлеге юнәлешләр партиянең Халык программасының төп пунктларының берсе булып тора", – дип сәламләде диктантта катнашучыларны партиянең төбәк бүлеге секретаре, "Бердәм Русия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов.
Акциядә катнашучылар торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге белемнәрен 30 сораудан торган тест аша тикшерде. Тест нәтиҗәләре буенча алынган нәтиҗәне раслаучы электрон сертификат булдырылган.
Фото: bashkortostan.er.ru