+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 март 2023, 12:50

Иранда эшлекле очрашулар дәвам итә

Бүген Тегеранда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Иран Ислам Республикасы сәнәгать, шахталар һәм сәүдә министры Сәед Реза Фатеми-Әмин белән очрашты.

Иранда эшлекле очрашулар дәвам итәИранда эшлекле очрашулар дәвам итә
Иранда эшлекле очрашулар дәвам итә


- Без Башкортстанны Русия Федерациясенең прогрессив төбәге буларак яхшы беләбез. Сезнең республикада нефть сәнәгате, фәнни мохит үсеш алган. Без бер-беребезне тулыландыра алабыз. - диде Сәед Реза Фатеми-Әмин. - Шулай ук туризм, технологияләр һәм сәүдә мөнәсәбәтләре өлкәсендә яхшы перспективаларыбыз барлыгына ышанам.

Радий Хәбиров һәм Сәед Реза Фатеми-Әмин сәнәгать кооперациясе, компетенцияләр алмашу һәм Башкортстан белән Иран арасында хезмәттәшлекнең яңа формаларын кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Әйтик, республиканың чит илләр белән тышкы икътисади эшчәнлеген оештыру үрнәгендә Радий Хәбиров даими эшләүче эшче төркем булдырырга тәкъдим итте. Анда Иран һәм Башкортстан белгечләре керәчәк.

Иран һәм Башкортстан арасында товар әйләнеше күләме 100 миллион доллар тирәсе тәшкил итә. Радий Хәбиров бу күрсәткечне шактый арттыру өчен потенциал барлыгына ышаныч белдерде.

Радий Хәбиров Башкортстан Хөкүмәтенә Иранга рәсми сәфәре нәтиҗәләре буенча «Юл картасы»н төзергә кушты. Яклар анда барлык өлкәләрдә үзара бәйләнешне ныгыту буенча конкрет адымнарны чагылдырачак.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас