+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 март 2023, 16:35

Радий Хәбиров: "Минем бурычларымның берсе – Башкортстан халкы сәяхәт итә алсын!

Бүген Тегеранда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкчелегендәге рәсми делегация Иран башкаласының туристик һәм истәлекле урыннарының берсе булган Ниаваран тарихи-мәдәни үзәгендә булды.

Радий Хәбиров: "Минем бурычларымның берсе – Башкортстан халкы сәяхәт итә алсын!Радий Хәбиров: "Минем бурычларымның берсе – Башкортстан халкы сәяхәт итә алсын!
Радий Хәбиров: "Минем бурычларымның берсе – Башкортстан халкы сәяхәт итә алсын!


Комплекс биш бинадан тора: Ниаваран сарае, Әхмәт-шаһ павильоны, Сәхибкарание сарае, Дҗахан Намә музее һәм китапханә.

Сарайны король тантаналарын үткәрү өчен төзегәннәр, ләкин соңрак ул Иранның идарә итүче Пехлеви династиясеннән икенче короле Мөхәммәт Реза-шаһ резиденциясе булган. Үзәкнең гомум мәйданы - 9 мең квадрат метр.

Ниаваран тарихи-мәдәни үзәгендә кунаклар шулай ук Әхмәт-шаһның 800 квадрат метр мәйданлы павильонында булды. Аны 1910 елда, Каджарлар чоры ахырында, Әхмәт-шаһның торак урыны буларак төзегәннәр. Ике катлы бинаның интерьеры көмеш, бронза, фил сөяге, агачтан ясалган декоратив әйберләр белән бизәлгән. Биредә төрле илләрдән сувенирлар да тәкъдим ителгән.

Башкортстан делегациясе Ниаваран комплексының махсуслаштырылган автомобиль музеен карады. Ул 2013 елның июлендә ачылган. Монда Пехлевилар гаиләсенең автомобильләре куелган, алар реликвия статусына ия.

Радий Хәбиров Тегеран шәһәре хакимиятенең уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте, алар кунаклар өчен уникаль комплексны башлангыч рәвешенә саклап калган.

- Бу ил - туристлар өчен оҗмах. Без бу юнәлешне актив үстерәчәкбез, - диде Радий Хәбиров. - Минем һәрвакыт Башкортстан халкы төрле илләргә, шул исәптән Иранга, сәяхәт итә, истәлекле урыннар белән таныша алсын иде, дигән хыялым бар иде. Әлбәттә, моңа самолетларда уңайлы шартларда туры рейслар белән очу мөмкинлеге ярдәм итәчәк. Боларның барысын да без дустанә илләр белән халыкара мөнәсәбәтләрне үстергәндә искә алабыз.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас