

Инновацияләр һәм технологияләр йорты мәйданчыгында Иран Халыкара фәнни-техник хезмәттәшлек үзәге җитәкчесе вице-президенты Әмир-Хоссейн Мирабади катнашында эшлекле киңәшмә узды.
- Ышанам ки, без багланышлар һәм алга таба хезмәттәшлек нокталарын таба алабыз. Безнең үзәктә икътисадның төрле тармакларында фән сынау компанияләре күп, - диде Әмир-Хоссейн Мирабади.
Башкортстан Башлыгы Иран партнерларына төбәк белән фәнни-технологик хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте.
- Иран югары технологияле предприятиеләренең мөмкинлекләре белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең эшчәнлекнең һәр юнәлеше Башкортстан компанияләре өчен кызыклы, - диде Радий Хәбиров. - Башкортстанда фән һәм җитештерү кооперациясе буенча эшне без дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге (НОЦ) кысаларында оештырдык. Сезнең үзәкне үстерү өчен дә, Евразия фәнни-мәгариф үзәге үсеше өчен дә безнең эшне берләштерү файдалы булыр иде дип уйлыйм. Инновацияләр һәм технологияләр йорты һәм Иран Сәнәгать министрлыгы вәкилләрен Башкортстанга чакырам. Без шулай ук Иран делегациясенең безнең традицион махсуслаштырылган "Газ. Нефть. Технологияләр" күргәзмәсенә 2023 елның маенда килер дип көтәбез. Әлеге күргәзмә кысаларында без эшлекле очрашулар үткәрә, килешүләр төзи һәм безнең фәнни учреждениеләрнең казанышларын күрсәтә алыр идек.
Фото: glavarb.ru