+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 Марта 2023, 12:40

"Кырым язы"на "Нур" кушыла

Уфа "Нур" татар дәүләт театры Кырым һәм Севастопольнең Русия белән берләшүе көненә багышланган күргәзмәләр сериясен башлый.

"Кырым язы"на "Нур" кушыла"Кырым язы"на "Нур" кушыла
"Кырым язы"на "Нур" кушыла

Кырым һәм Севастопольнең Русия белән берләшү көненә багышланган «Кырым язы» фестивале кысаларында 18 мартта Уфа «Нур» дәүләт татар театры электрон күргәзмәләр сериясен башлап җибәрә.
Театрның социаль челтәрләрдәге һәм YouTube-каналындагы рәсми битләрендә 18-31 март көннәрендә «Бакчасарай фонтаны» спектакленнән фотосюжетлар тематик күргәзмәсе, «Юлда яктылык табу» театрлаштырылган тамашасыннан фотосюжетлар күргәзмәсе узачак, шулай ук «Нур» театры артистлары башкаруында Кырым һәм Кавказ халыклары җырларының видеоязмалары тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә Кырым һәм Севастопольнең Русия белән берләшү көне турында мәгълүмат белән озатып барылачак.
Электрон күргәзмәләргә сылтамалар буенча керергә мөмкин: https://www.youtube.com/channel/UCMeRdtqGcURZcIAYpOjhvBQ
https://vk.com/nurteatr
https://ok.ru/profile/572484107628
https://t.me/teatrnur

Фогто: Башинформ

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас