+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 март 2023, 16:04

Журналистлар финанс белемен арттырачак

Башкортстанның Финанс министрлыгы хәбәр иткәнчә, 24 мартта Русия Федерациясе Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен Русия Федерациясендә халыкның финанс белемен күтәрү буенча Бөтенрусия семинары үткәрә.

Журналистлар финанс белемен арттырачакЖурналистлар финанс белемен арттырачак
Журналистлар финанс белемен арттырачак

- Киңкүләм мәгълүмат чаралары халыкның финанс белемен күтәрүнең нәтиҗәле инструментларыннан берсе булган заманча шартларда, профессиональ мохитне әзерлекле кадрлар белән тәэмин итү русиялеләр арасында финанс белемнәрнең таралу сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Башкортстан Республикасы финанс министры Лира Игътисамова.

Семинар барышында киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә һәм башкарма хакимият органнары матбугат хезмәтләренә финанс белемен күтәрү чараларын гамәлгә ашыру тенденцияләре һәм инициатив бюджетлаштыруның иң яхшы тәҗрибәләрен үстерү мөмкинлекләре күрсәтеләчәк.

Семинарны Русия Федерациясе Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты экспертлары, урындагы әһәмияттәге карар буенча гражданнар башлангычларының әйдәп баручы базалары; башкарма хакимият органнары вәкилләре һәм инициативалы бюджетлау программаларын актив гамәлгә ашыручы регионнардан проектлар авторлары үткәрәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас