Илдә, республикада бу датага бәйле “Кырым язы” дигән уртак исем астында күпсанлы фестивальләр, Кырымның туристик маршрутлары белән танышулар, Кырым продукциясен җитештерүчеләр ярминкәләре, кибетләрдә махсус акцияләр, бу төбәк кухнясының ризыкларын әзерләү буенча осталык дәресләре, Кырым һәм Севастопольгә багышланган фотокүргәзмәләр, әдәби укулар, музыкаль, спорт һәм башка чаралар уза.
Уфа “Нур” татар дәүләт театры да бу матур акциядән читтә калмады. “Күз яше фонтаны” спектакленнән архив фотографияләр онлайн-күргәзмәсе тамашачыларны Кырым риваяте белән таныштырачак. Спектакль нигезенә явыз Гирәй ханның гүзәл Марияга мәхәббәт тарихы салынган. “Күз яше фонтаны”ның премьерасы 2000 елда булды. Режиссеры - Әлфия Хәбибрахманова.
Фото театр архивыннан.