Укучы яшьләрнең республика үзәге тарафыннан «Яраткан җырларыбызны бергә җырлыйбыз» онлайн-конкурсы, «Кырым язы» республика фотоконкурсы оештырылды.
Бүген мәгариф оешмаларында «Кырым буйлап сәяхәт» сыйныф сәгатьләре, Кырым кухнясы ризыкларын әзерләү буенча осталык дәресләре, тематик күргәзмәләр һәм башка чаралар узды. Бәйрәм хөрмәтенә Уфа тармак технологияләре колледжында студентлар укытучылар җитәкчелегендә Кырым милли ашларын әзерләде.
Дәүләткилдиев исемендәге республика гимназия-интернатында тематик рәсемнәр күргәзмәсе узды. Гимназия укучылары Кырымның Русиягә кушылуына багышланган картиналар тәкъдим итте.
20 мартта республиканың барлык мәктәпләрендә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дигән сыйныф сәгатьләре узачак, алар «Кырымның Русия белән берләшү көне» темасына багышланачак.
Тугыз ел элек безнең ил өчен XXI гасырның иң истәлекле һәм мөһим вакыйгаларының берсе булды. Кырымның Русия Федерациясе составына керүе халкыбызның тарихи гаделлеген һәм бердәмлеген тергезү символына әверелде. Үзләренең тәвәккәллеге һәм рух көче ярдәмендә Кырым Республикасы һәм герой-шәһәр Севастополь халкы ярымутрауда тынычлык һәм татулыкны саклап калды, аны туган Русиягә кайтара алды.
Бүген без бергәләп алга барабыз, төбәкара хезмәттәшлекне үстерәбез, яңа вакыт сынауларына лаеклы җавап бирәбез, уртак әһәмиятле җиңүләргә ирешәбез. Кырым белән Башкортстанны уртак тарих, данлы җиңүләр бәйли.
Кырым күгендә безнең батыр очучылар сугышты, алар арасында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова да бар. Севастопольдәге Малахов курганында Советлар Союзы Герое Таҗетдин Гыйләҗетдинов батырлыгы - үзе бер аерым сәхифә.
Кырымда Стәрлетамактан кече лейтенант Иван Бережной сугышкан һәм җирләнгән, "Советлар Союзы Герое" исеме аңа батырларча һәлак булганнан соң бирелгән. Ата-бабаларыбызның Ватан һәм Кырым өчен коелган каны безне Кырым белән күптән туганлаштырды, һәм без моны истә тотарга, хөрмәт итәргә һәм Ватанның лаеклы яклаучылары булырга тиешбез.