Бүген, 18 мартта, безнең илдә Кырымның яңадан Русия белән берләшү көне билгеләп үтелә. 2014 елның бу көнендә бөек урыс язучылары һәм шагыйрьләре тарафыннан шигырь һәм прозада данланган русиялеләрнең яраткан ярымутравы Русиягә кайтты.
Бүген бөтен ил буенча танып-белү һәм интерактив блокларга бүленгән «Кырым тарихлары» акциясе старт алды. 18 марттан 2 апрельгә кадәр укучылар үзләренең иҗади сәләтләрен өч юнәлештә күрсәтә алачак: Кырымның мәдәни истәлекле урыннарына бару турында хикәя яза, ярымутрау турында шигырь укый яисә Кырым пейзажы белән рәсем ясый алачак.
Эшләрне «ВКонтакте» социаль челтәрендә #крымкдш хештегы белән бастырып чыгарырга кирәк. Жюри иң яхшы 30 эшне сайлап алачак.
Җиңүчеләр "Мәктәп укучылары өчен мәдәният" проектыннан бүләкләр алачак.
Шулай ук бүген “Крымские недели в КДШ” старт алды: «Культурадляшкольников.РФ " порталында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә илнең танылган актерлары мәктәп укучылары өчен бөек урыс шагыйрьләренең шигырьләрен укыячак, видеороликлар презентациясе узачак.
«Пастель» техникасында эшләнгән «Кырым пейзажы» осталык дәресен Русиянең атказанган рәссамы Леонид Малафеевский үткәрәчәк.
«ВКонтакте» социаль челтәрендә укучылар өчен Кырым Республикасы турында танып-белү постлары һәм викториналар әзерләнде.