Аның ярдәмендә Баймак үзәк шәһәр дәваханәсендә, 11 фельдшер-акушерлык пунктында ремонт планлаштырылган, шуларның тугызы бүгенге көнгә ремонтланган.
Ремонт барышында канализация системасы, салкын су һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре тулысынча алыштырылган.
Кабинетлар үзгәртеп корылган, агач тәрәзәләр пластикка алыштырылган, яңа ишекләр куелган, идәннәр ремонтланган һәм стеналар яңартылган.
ФАПларны ремонтлау - торак пунктларда яшәүчеләр өчен мөһим вакыйга. Медицина ярдәме яхшы шартларда күрсәтелергә һәм һәр кешегә, яшәү урынына карамастан, ачык булырга тиеш. Программаның максаты шундый, ул “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.