"Бүген без Кырымның Русия белән берләшүенең тарихи көнендә җыелдык. Бөек илебезгә тынычлык, игелек һәм бердәмлек телибез», — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «АРТ-Корылтай» өченче форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгының репортажында хәбәр ителә.
Чара Мәдәният хезмәткәре көне алдыннан уза. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, федераль финанслау, 2019 елдагы белән чагыштырганда 7 тапкыр артып, 1,4 миллиард сумга җиткән. Соңгы дүрт елда республика мәдәният өлкәсенә ярдәмне дә миллиард сумга арттырган һәм узган елда тармакны гомум финанслау 13 миллиард сумга җиткән.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, узган елда төзелгн Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча Советка иҗади берлекләр, сәнгать эшлеклеләре берләшкән.
— Бүген Башкортстанда 4 меңгә якын авыл клубы, мәдәният йортлары, китапханәләр, балалар сәнгать мәктәпләре, музейлар, театрлар эшли. Бу - илдә иң зур челтәр. Соңгы дүрт елда меңгә якын учреждение «Мәдәният» гомумдәүләт проекты, федераль һәм республика программалары, муниципаль бюджетлар кысаларында яңартылды һәм модернизацияләнде. Быел без капиталь ремонттан һәм реконструкциядән соң 18 мәдәният учреждениесен, шул исәптән Курчак театрын ачарга ниятлибез.
Тагын бер күптән көтелгән объект — Уфа циркы. Русия Мәдәният министрлыгыннан безнең гаризаны хуплауларын һәм аны реконструкцияләүгә федераль финанслау бүлеп бирүләрен сорыйм. Шулай ук без Мәчетле һәм Белорет районнарында ике авыл клубы төзелешен башларга планлаштырабыз. Яңа авыл клубы Мәчетле районының Яңа Мөслим авылында төзеләчәк һәм без аны быел төзи башлаячакбыз дип вәгъдә бирдем», — диде Радий Хәбиров.
«Кече Ватан мәдәнияте» программасы буенча республика 8 театр өчен 16 автобус сатып алган. Мәдәният учреждениеләре өчен барлыгы 94 берәмлек автотранспорт - зур «НефАЗ"лар һәм «ГАЗель» микроавтобуслары, муниципалитетларга гомумдәүләт проекты кысаларында 10 автоклуб, 9 библиобус һәм 2 киномобиль сатып алынган.
"Башкортстанның һәр почмагының уникальлеген ассызыклау өчен быелдан без барлык 63 муниципалитетыбызга имидж чараларын эшләү һәм үткәрү өчен 500 мең сум бүлеп бирәбез. Быелдан башкорт, урыс һәм татар драма театрлары яңа спектакльләренә 10 миллион сум акча алачак. Республикада мультимедияле милли-мәдәни үзәкләр булдыруны дәвам итәбез. Бездә яңартылган Мари тарихи-мәдәни үзәге уңышлы эшли, ә быел шундый ук удмурт үзәген булдыру буенча эш башланды.
Безнең башкорт кинематографы үсеш ала. Үткән елның күптән көтелгән премьерасы булып «Шагыйрь көндәлеге» нәфис фильмы (режиссеры - Булат Йосыпов) тора, ул Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тормышына һәм иҗатына багышланган. Шулай ук «Төньяк амурлар» тулы метражлы анимацион фильмы өстендә эш тәмамланды, аның премьерасы генерал Шәйморатовның туган көнендә — 27 августта була.
Республикада тарихи хәтерне һәм Башкортстанның легендар исемнәрен саклауга зур әһәмият бирелә. Генерал Шәйморатов һәйкәле белән мемориаль комплекс сугышларда һәлак булган барлык сугышчылар истәлеге урыны булып тора. Узган елда ачылган «Шүлгәнташ» музей комплексында 25 мең кеше булды инде Күчмә цивилизацияләр музеен булдыру буенча масштаблы эш башланды», — диде Башкортстан Башлыгы.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, «Арт-Корылтай» форумы Кырымның Русия белән берләшүенең тарихи датасы көнне уза.
Төбәк җитәкчесе республиканың иҗади коллективларына һәм безнең сугышчыларга алгы сызыкта ярдәм итүче мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Радий Хәбиров мобилизацияләнгәннәр арасында мәдәният хезмәткәрләре дә барлыгын билгеләп үтте һәм Сибай филармониясе артистларының «Шәйморатов-генерал» җыры белән хәрби әзерлек урынына барганда төшерелгән роликлары һәм үзләренең сугышчан иптәшләренә үз зоналарында ничек ярдәм итүләре безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяга таралганлыгын искә төшерде.
Радий Хәбиров әлеге чарада, шулай ук, Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.