Фикер алышуда Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Русия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная, Русиянең Хәзерге заман тарихы музее генеральный директоры Ирина Великанова, Русия Театр сәнгате институты ректоры Григорий Заславский, әйдәп баручы мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук сәнгать эшлеклеләре катнашты.
Төбәк Башлыгы республика мәдәният хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Без монда Кырымның Русия белән берләшүенең тарихи көнендә җыелдык. Илебезгә иминлек, уңышлар һәм алга баруын телибез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Һәм, әлбәттә, барлык мәдәният хезмәткәрләренә җаваплы эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм аларны бәйрәм белән котлыйбыз.
Башкортстан Башлыгы Русия Мәдәният министрлыгына төбәк инициативаларына игътибар һәм ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/163328.html