+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 март , 10:10

Салават дәваханәсенә яңа җиһаз кайтты

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында Салават шәһәр дәваханәсенә эндоскопик визуализациянең яңа системасы кайтарылды.  

Салават дәваханәсенә яңа җиһаз кайтты
Салават дәваханәсенә яңа җиһаз кайтты

Кыйммәтле заманча җиһазлар «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Онкология авырулары белән көрәш» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында сатып алынган. Якын арада Салават белгечләре аны пациентларны оператив дәвалауда куллана башлаячак.

Эндоскопик визуализация системалары үз эченә видеопроцессорларны, яктылык чыганакларын, видеокамера башлыкларын, видеорекордерларны, медицина мониторларын һәм каты һәм сыгылмалы эндоскоплардан килгән сурәтләрне алу, эшкәртү, саклау өчен 3D визуализация модульләрен ала. Яңа җиһазлар авыруларны күпкә югары сыйфатлы дәрәҗәдә диагностикалау мөмкинлеген бирә.

Салават шәһәр дәваханәсенең баш табибы Илшат Яппаров яңа медицина җиһазларын югары бәяләде, аны иң заманча визуализация һәм диагностика системаларының берсе дип атады.
— Яңа эндоскоп, авыруларны диагностикалау сыйфатын яхшыртудан тыш, белгечләргә дә эшне җиңеләйтә, — ди ул.

Фото: “bash.news”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в