+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 март 2023, 09:30

Башкортстан-Иран хезмәттәшлеген үстерү өчен эшче төркем төзелә

Башкортстанның Иран белән хезмәттәшлеген алга таба үстерү өчен махсус эшче төркем төзеләчәк. Республика ягыннан аны - Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов, ә Иран ягыннан Иран сәнәгать, рудниклар һәм сәүдә министры урынбасары Алиреза Пейман Пак җитәкләячәкләр. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә республика тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

Башкортстан-Иран хезмәттәшлеген үстерү өчен эшче төркем төзеләБашкортстан-Иран хезмәттәшлеген үстерү өчен эшче төркем төзелә
Башкортстан-Иран хезмәттәшлеген үстерү өчен эшче төркем төзелә

– Иран Ислам Республикасы Көнбатыш илләре санкцияләре астында инде 40 елдан артык яши. Әмма Русия Федерациясенә карата санкцияләр кертелгәнче үк безнең тарафтан республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре белән тышкы сәүдә мөнәсәбәтләрен көйләү буенча эш башланды, - диде Маргарита Болычева. - Башкортстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасының мәдәни, дини һәм икътисади охшашлыгы уңаеннан алар арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне эшләү башланды. 11-14 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге делегациясенең эш сәфәре республикалар арасындагы мөнәсәбәтләрнең төп башлангыч нокталарының берсе булды.

Хезмәттәшлек юнәлешләре Башкортстан белән Иран арасында хезмәттәшлекне һәм кооперацияне үстерү буенча "юл картасы"нда чагылыш табачак. Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, уздырыла торган эш нәтиҗәләре ел ахырында ирешелгән конкрет күрсәткечләр буенча бәяләнәчәк, мәсәлән, товар әйләнеше үсеше һәм башкалар.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас