+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 март 2023, 18:40

26-28 июньдә Уфада Русия һәм Беларусь төбәкләренең X Форумы узачак

Русия һәм Белоруссия төбәкләренең Х Форумын әзерләү һәм уздыру буенча Русия һәм Белоруссия оештыру комитетларының уртак утырышында Башкортстан башкаласында 26-28 июньдә узачак форумга кадәр кире хисап эшләтеп җибәрелде. Вакыт исәбен Салават Юлаев мәйданында урнаштырылган символик стела алып барачак.

26-28 июньдә Уфада Русия һәм Беларусь төбәкләренең X Форумы узачак
26-28 июньдә Уфада Русия һәм Беларусь төбәкләренең X Форумы узачак

- Беларусь Республикасы - Башкортстан Республикасының төп тышкы сәүдә партнерларының берсе. Без Белоруссия белән хезмәттәшлекне актив үстерәбез, төбәктә Белоруссия предприятиеләренең эре инвестицион проектлары гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, Башкортстанның зур халыкара конгресс чараларын уздыру тәҗрибәсе бай. Бу факторларның барысы да республиканы Русия һәм Беларусь төбәкләренең X Форумын уздыру урыны итеп сайладылар, - дип шәрехләде Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Уфа шәһәренең "Ватан" паркында булачак вакыйга хөрмәтенә 18 мартта 700 кеше катнашлыгында масштаблы флешмоб узды. Масштаблы акция барышында катнашучылар форумның исемен язу рәвешендә, тугандаш дәүләтләрнең титул символларына тезелделәр, шулай ук форумга чакыру белән мөрәҗәгать яздырдылар.

Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумы дәүләтнең интеграцион процессларын тирәнәйтүдә төбәкара хезмәттәшлекнең роле турында фикер алышуга багышланачак. Алдагы чараның төп темасы ике дәүләтнең ун еллык хезмәттәшлегенә йомгак ясау булачак.

Гадәттәгечә, Форум программасында эшлекле һәм мәдәни өлешләр булачак. Марттан июньгә кадәр Уфада күп кенә чаралар узачак.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: