

Аны саклауның мөһимлегенә ул Татарстан режиссеры Айдар Җаббаров сүзләреннән соң игътибарны юнәлтте.
«Сез әйткән нәрсәләр бик мөһим, чөнки Советлар Союзы таркалганнан соң бездә, Русиядә, күп нәрсә, кызганычка, милли телләргә булышлык ягыннан югалган момент булды», – дип билгеләп үтте Владимир Путин. Ул бу турыда Русия Президентының яшь мәдәният әһелләренә бирелә торган премиясе лауреатлары белән рәсми булмаган очрашуда әйтте.
Галиәскар Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театры режиссеры Айдар Җаббаров яшь мәдәният әһелләренә бирелә торган премиягә лаек булды һәм Президентка милли телдәге спектакльләр тамашачылар арасында популяр саналмаганга, кайбер төбәкләрдә милли театрларга спектакльләрне урыс телендә куярга туры килүен әйтте.
«Яңа формалар уйлап табарга кирәк. Сезнең сүзләрегезчә, ихтыяҗ азрак, минемчә, эш нәкъ менә шунда. Чөнки монда, кызганычка, базар мөнәсәбәтләрендәге кебек, тәкъдимне сорау тудыра. Ихтыяҗ юк икән, беркем дә йөрми – һәм бетте, тынлык. Ярдәмнең ниндидер формаларын табарга, моның турында уйларга кирәк», – дип йомгаклады дәүләт башлыгы.