+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март 2023, 09:09

Руль артында йоклап киткән

Авыргазы районындагы үлемечле авариянең нечкәлекләре билгеле.

Руль артында йоклап киткән
Руль артында йоклап киткән

Анда Уфа - Ырынбур юлында «ВАЗ-2112» автомобиле йөк машинасына бәрелгән. Җиңел машинадагы пассажир ир һәлак булган.

«ВАЗ-2112» машинасы «КамАЗ» йөк автомобиленә кырыйдан тиеп китә, аннары металл коймага барып бәрелә.

Авариядә җиңел машина йөртүчесенә һәм тагын бер пассажир иргә медицина ярдәме кирәк була.

Башкортстан ЮХХДИ җитәкчесе Владимир Севастьянов сүзләренчә, мәрхүм иргә 29 яшь, җиңел машина йөртүчесенә 27 яшь була. Имгәнгә ике ир дәваханәдә ята.

Севастьянов белешмәсе буенча, «ВАЗ-2112» белән идарә иткән 27 яшьлек ир рульдә барган килеш йокыга киткән. Өстәвенә, машинада бер кеше дә иминлек каешын эләктермәгән.

Руль артында йоклап киткән
Руль артында йоклап киткән
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: