-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 март 2023, 17:40

"Башстандарт” яңа лаборатория ачуны планлаштыра

“Башстандарт” оборона-сәнәгать комплексы продукциясен сынау өчен лаборатория ачарга планлаштыра.

"Башстандарт” яңа лаборатория ачуны планлаштыра
"Башстандарт” яңа лаборатория ачуны планлаштыра

Агымдагы елның IV кварталында Башкортстанның Стандартлаштыру һәм метрология үзәге дәүләт хәрби стандарты буенча оборона-сәнәгать комплексы продукциясенең сыйфатын тикшерү өчен лаборатория ачачак.

Бу хакта Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә "Башстандарт" җитәкчесе Сергей Севницкий хәбәр итте.

«Оборона министрлыгы өчен продукция җитештерүче сәнәгать предприятиеләренең сынау җиһазларын аттестацияләү эшләренә ихтыяҗлары арта бара, - диде ул. - Моның өчен безгә җитди әзерләнергә, сынау җиһазлары сатып алырга, аны дәүләт хәрби стандарты нигезендә аттестацияләргә кирәк булачак».

Узган атнада Стандартлаштыру һәм метрология үзәгендә җиңел сәнәгать продукциясенең сыйфатын тикшерү өчен лаборатория ачылды.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: