+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 март 2023, 09:55

Яңа вазыйфага тәгаенләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән Башкортстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка транспорт төрләренең техник торышын күзәтү буенча дәүләт инспекциясе башлыгы итеп Урал Искәндәров билгеләнде.

Яңа вазыйфага тәгаенләндеЯңа вазыйфага тәгаенләнде
Яңа вазыйфага тәгаенләнде
Моңа кадәр Башкортстан Башлыгы карары белән Урал Искәндәров Башкортстан Республикасы Башлыгы ярдәмчесе вазыйфасыннан азат ителде.

Белешмә:

Урал Салават улы Искәндәров 1966 елның 10 декабрендә Уфада туган. Башкорт дәүләт университетын, Кубань дәүләт аграр университетын тәмамлый. Юридик фәннәр кандидаты.

Хезмәт эшчәнлеген 1984 елда "Волгоэлектросетьстрой" тресты Уфа участогының элемтә монтажчысы булып башлаган.

1987 елда – эре панельле йортлар төзү тресты 2нче төзелеш идарәсенең өченче разрядлы слесаре;

1987-92 елларда - БАССР Дәүләт арбитражы хуҗалык мөдире.

1992-93 елларда - Башкортстан Республикасы Арбитраж судының әйдәүче белгече.

1993-94 елларда - Башкортстан Республикасы Арбитраж суды судья-стажёры.

1994-2019 елларда - Башкортстан Республикасы Арбитраж суды судьясы.

2019-22 елларда - Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры.

2022-23 елларда - Башкортстан Республикасы Башлыгы ярдәмчесе.

***
Башкортстан Республикасы Башлыгының икенче указы белән Ринат Галимов Башкортстан Республикасының Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү буенча дәүләт инспекциясе башлыгы вазыйфасыннан үз теләге белән азат ителде.

27 мартта оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ринат Галимовка республиканың Мактау грамотасын тапшырды.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас