+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 март 2023, 14:50

Аучылык өлкәсендә соңгы яңалыклар

Республика Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган Хөкүмәт утырышында Башкортстанда аучылык һәм аучылык ресурсларын саклау, шул исәптән аучылык ресурсларын авырулардан саклау өлкәсендә Русия Федерациясенең төбәкләргә тапшырылган вәкаләтләрен үтәү мәсьәләсе каралды.

Аучылык өлкәсендә соңгы яңалыклар
Аучылык өлкәсендә соңгы яңалыклар
Премьер-министр Башкортстанның аучылык ресурсларының төрлелеге һәм саны белән бай булуына игътибарны юнәлтте. Бүген республикада 32 төр имезүчеләр һәм 56 төр кош исәпләнә. Республикада 13 млн. гектардан артык аучылык җирләре (республика мәйданының 91 проценты) бар. Һәм бу байлыклар белән сак һәм нәтиҗәле идарә итәргә кирәк.

- Безнең төп бурыч - кыргый хайваннарны саклап калу, аларның санын исәпкә алу һәм җайга салу, браконьерлыкка каршы көрәш алып бару. Хайваннарның һәм кошларның аеруча куркыныч авырулары чыганаклары барлыкка килүне булдырмау буенча чаралар күрүгә аерым игътибар бирергә кирәк, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов сөйләгәнчә, министрлык, республика дәүләт хакимияте органы буларак, аучылык һәм аучылык ресурсларын саклау өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра. Аучылык хуҗалыгына инвестицияләр җәлеп итү максатларында министрлык аукционнар уздыра, аларның нәтиҗәләре буенча узган елда 4 аучылык хуҗалыгы килешүе төзелгән, бюджетка 13 млн. сумнан артык акча кергән. Быел 2 аучылык хуҗалыгы килешүе төзелгән инде, бюджетка 9 млн. сумнан артык акча кергән.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: