+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 март 2023, 17:10

Республика Башлыгы СВОдан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Благовещенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров туган ягына кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Алар барысы да Благовещеннан мобилизацияләнгән һәм Казанда хәрби өйрәнүләр узган, ә махсус хәрби операция зонасында мотоукчылар полкында бер ротада хезмәт итәләр.

Республика Башлыгы СВОдан ялга кайткан хәрбиләр белән очраштыРеспублика Башлыгы СВОдан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Республика Башлыгы СВОдан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Егетләр сөйләвенчә, аларның икесенә яраланганнан соң отпуск биргәннәр. Алар инде хәрби госпитальләрдә дәвалану узган. Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, кирәк булганда республика өстәмә тернәкләндерүдә ярдәм итәргә әзер.

- Апрель башында без ялга киләчәк мобилизацияләнгән якташлар төркемен каршы алачакбыз - диде Радий Хәбиров. - Мин муниципалитет башлыкларына егетләребезне лаеклы каршыларга куштым инде. Аларның үз гаиләләре белән вакытны үткәрергә теләүләре аңлашыла. Әгәр сугышчыларда хезмәт яки көнкүреш ярдәме буенча сораулар туса, без аларны оператив рәвештә хәл итәчәкбез.

Башкортстан Башлыгы шулай ук аларның гаиләләре ничек яшәве, аларга өстәмә ярдәм кирәк булу-булмавы белән кызыксынды. Хәрби хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, бу планда бернинди сораулар да юк. Сугышчылар республикага даими игътибар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның гаиләләренә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас