+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 март 2023, 08:10

"Сугышчан туганлык" җитәкчесе Бишбүләк районы активы белән очрашты

29 мартта Бишбүләк районы хакимиятенең актлар залында республиканың көньяк-көнбатышы буйлап сәфәр кысаларында “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе, яугир-интернационалист Альберт Шаһиморатовның Бишбүләк районы активы һәм контракт хезмәте узуга кандидатлар белән очрашуы булды. Аның барышында, шулай ук, Башкортстан Хәрби комиссариатының контракт хезмәте буенча инструкторы Денис Тимофеев чыгыш ясады.

"Сугышчан туганлык" җитәкчесе Бишбүләк районы активы белән очрашты"Сугышчан туганлык" җитәкчесе Бишбүләк районы активы белән очрашты
"Сугышчан туганлык" җитәкчесе Бишбүләк районы активы белән очрашты

Очрашу вакыты махсус хәрби операция зонасыннан отпускта булып, мобилизацияләнгән егетләрне янә озату вакыты белән туры килде. Район хакимиятенең актлар залында фатыйха биргәннән соң, егетләр юлга чыкты.

Очрашуда Альберт Шаһиморатов халыкара хәлләр һәм Ватанны саклаучыларның данлы традицияләре турында сөйләде, хәрби хезмәт турындагы истәлекләре белән уртаклашты һәм контракт буенча хәрби хезмәткә барырга чакырды.

- Без хезмәт иткән чакта контракт төзү тәртибе юк иде, ул соңгы елларда гына барлыкка килде. Өстәвенә, хәзер дәүләттән гаять зур ярдәм бар, - диде Бишбүләк районының Әфганстан ветераннары советы рәисе Вилмир Әхмәтҗанов.

Очрашу районның Ветераннар советлары җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл артында актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу белән дәвам итте. Чара нәтиҗәләре буенча бер ир-егет контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдерде һәм военкоматка юнәлде.

Фото: Бишбүләк районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас