+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 апрель 2023, 13:35

Баймакта ялга кайткан яугирләрне каршы алдылар

Бүген, 2 апрельдә, Баймакка узган елның сентябрендә махсус хәрби операция зонасына киткән мобилизацияләнүчеләрнең беренче партиясе кайтты, дип хәбәр итә “Баймакский вестник” гәзите.

Баймакта ялга кайткан яугирләрне каршы алдыларБаймакта ялга кайткан яугирләрне каршы алдылар
Баймакта ялга кайткан яугирләрне каршы алдылар

Яугирләр утырган автобус шәһәрнең үзәк мәйданында тукталыш ясады, анда аларны туганнары һәм якыннары, шулай ук район хакимияте вәкилләре каршы алды.

Очрашуга Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев та килде, ул хәрби хезмәткәрләрне ялга кайтуы белән сәламләде.

- Баймак үзенең каһарманнарын каршы алды! Бүген, 2 апрельдә, кыска вакытлы ялга хәрби хезмәткәрләр кайтты, аларны өлешчә мобилизация кысаларында Ватанны яклауга чакырдылар. Сугышчыларыбызга - якташларыбызга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс сугышчан рух һәм барлык эшләрдә җиңүләр телим, - диде ул, хәрби хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итеп.
.
Темәс авыл биләмәсе башлыгы Айгөл Бәйрәмгулова да үз тәэсирләре белән уртаклашты. Күптән түгел ул СВО зонасына гуманитар конвойны озата барды:


- Без бик дулкынланабыз. Минем белән бергә яугирләрнең туганнары да килде. Мин үзем гуманитар конвойны озата бардым һәм барысын да үз күзләрем белән күрдем. Мин командирлар белән аралаштым, аларның барысы да якташларыбыз турында уңай яктан гына сөйлиләр. Мин алар белән горурланам һәм аларның беркайчан да сынатмаячагына ышанам. Аларга яхшы ял итүләрен телим, - диде ул.

Фото: bv02.info

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас