

Кушнаренко районында Кәрәкә елгасы, биеклеге 133 см (+95 см, куркыныч тудыру дәрәҗәсе 304 см).
Шакша поселогы янында Караидел елгасы биеклеге 280 см (+64см, куркыныч тудыручы дәрәҗә 830 см).
Благовещен районы Ильино-Поляна авылы янындагы Изәк елгасы, биеклеге 134 см (+55 см, куркыныч тудыручы дәрәҗә 349 см).
9 муниципаль берәмлек территориясендә су басуның 9 очрагы контрольдә кала.
Куергазы районында Якут торак пунктында Олы Юшатыр елгасы күтәрелү нәтиҗәсендә автомобиль юлының 1 күпере контрольгә алынган.
Уфа шәһәрендәге «Восход-1» бакча ширкәте янында хәл тотрыкландыруга бәйле рәвештә (бер тәүлек эчендә - 4 йорт яны территориясе) контроль туктатылган.
Башкортстандагы ташкынга бәйле хәлне автоматлаштырылган система, "Ка-32" вертолеты һәм пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә күзәтәләр. Һәр кеше Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтына сылтама буенча керә һәм елгалардагы актуаль хәл белән таныша ала: http://portal.introgis.com/CoGIS/FloodRB#.
Фото: bashinform.ru