+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 апрель 2023, 10:15

Башкортстан Башлыгы грантларына конкурс башлана

11 апрельдә Башкортстан Башлыгының дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә субсидияләр рәвешендә грантлар бирүгә конкурс башлана.

Башкортстан Башлыгы грантларына конкурс башланаБашкортстан Башлыгы грантларына конкурс башлана
Башкортстан Башлыгы грантларына конкурс башлана

Грантка дәгъва кылучы оешма Башкортстан территориясендә теркәлгән булырга һәм эшчәнлек алып барырга тиеш. Башкортстаннан читтә башкорт телен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыру очрагында оешма Русия Федерациясенең башка субъектлары территориясендә теркәлгән булырга мөмкин.

Грант алуга дәгъва кылучылар үз проектларында Башкортстан дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен мәдәният, мәгариф, фән, киңкүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр сәясәте һәм спорт, шулай ук республикадан читтә башкорт телен саклау һәм үстерү мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкин.
Бер оешма проектына грант ярдәменең максималь суммасы 3 млн. сум тәшкил итәчәк.

Конкурста катнашу өчен коммерциягә карамаган оешмага 10 майга кадәр урындагы вакыт белән 17.00 сәгатькә кадәр заявканы түбәндәге сайтта тутырырга кирәк: https://грантыглавы102.рф

Конкурска заявка әзерләү өчен Башкортстан Башлыгы Грантлар фондының рәсми төркемендәге видео белән түбәндәге сылтамада танышырга тәкъдим итәбез: https://vk.com/video/playlist/-191923773_4.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас