+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 апрель 2023, 16:45

"Башкортстанда озын гомерлелек" Белоруссиягә дә барачак

"Башкортстанда-Белоруссиядә озын гомерлелек. Туризм" проекты шушы язда ук гамәлгә ашырыла башлаячак.

"Башкортстанда озын гомерлелек" Белоруссиягә дә барачак"Башкортстанда озын гомерлелек" Белоруссиягә дә барачак
"Башкортстанда озын гомерлелек" Белоруссиягә дә барачак


"Апрель-май айларында беренче төркемне сәяхәткә җибәрәчәкбез", - дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә туризм министры Рөстәм Афзалов. Проектның операторы булып Башкортстан туризмны үстерү үзәге торачак.

Проект туроператорларның чыгымнарын республика бюджетыннан бер кешегә 15 мең сум күләмендә субсидияләү шартларында 2 мең пенсионерның сәяхәтен оештыруны күздә тота (барлыгы 30 миллион сум кирәк). Юлламаларны fun&Sun федераль операторы аша агентлык килешүләре буенча Башкортстан туроператорлары гамәлгә ашырачак.
Тур программалары вариантлары Уфа - Минск - Уфа авиарейслары расписаниесен исәпкә алып эшләнә.

Турның гомум бәясе 40 мең сумнан артмый. Шуңа күрә, төбәк субсидиясен исәпкә алып, Башкортстан туристы 25 мең сум түләячәк.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас