

Нуриман районы Красный Ключ авылы янында Караидел елгасы биеклеге 269 см (+58 см, куркыныч тудыру дәрәҗәсе - 637 см).
Нуриман районы Яман-Порт авылы янында Караидел елгасы биеклеге 250 см (+54 см/1232 см).
Благовещен районы Ильино-Поляна авылы янында Изәк елгасы биеклеге 182 см (+42 см/349 см).
9 муниципаль берәмлек территориясендә су басуның 9 очрагы контрольдә кала.
Башкортстандагы ташкынга бәйле хәлне автоматлаштырылган система, "Ка-32" вертолеты һәм пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә күзәтәләр. Һәр кеше Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтына сылтама буенча керә һәм елгалардагы актуаль хәл белән таныша ала: [leech=http://portal.introgis.com/CoGIS/FloodRB#.]http://portal.introgis.com/CoGIS/FloodRB#[/leech].
Фото: bashinform.ru