+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 Апреля 2023, 12:50

Башкортстанда элемтә яхшыра

2023 елгы эшләрнең соңгы этабы барышында Башкортстан шәһәрләрендә элемтәчеләр тарафыннан 100гә якын база станциясе модернизацияләнгән.

Башкортстанда элемтә яхшыраБашкортстанда элемтә яхшыра
Башкортстанда элемтә яхшыра

Инженерлар Нефтекама, Агыйдел, Яңавыл, Туймазы, Мәләвез һәм Күмертау телеком-объектларында өстәмә җиһазлар монтажлаган. Яңарту торак микрорайоннарына, бизнес-үзәкләргә, кибетләргә һәм предприятиеләргә генә түгел, ә спорт мәйданчыкларына, паркларга һәм шәһәр халкы ял итә торган башка урыннарга да кагылды.

- 2100 МГц диапазонында LTE өстәмә элемтә база станцияләрендә эшләтеп җибәрү мәгълүматлар тапшыруның югарырак тизлеген тәэмин итте. Башкортстанда элемтә операторлары даими рәвештә мобиль трафик куллану турындагы мәгълүматларны анализлый һәм инфраструктурага йөкләнешнең алга таба артуын фаразлый, шуңа бәйле рәвештә, булган телеком-җиһазларны модернизацияләү һәм мобиль элемтәне киңәйтү өчен чаралар үткәрәләр, - дип хәбәр итте дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Рөстәм Хәмәтвәлиев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас