+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 апрель 2023, 11:39

Быел кайсы юллар төзекләндереләчәк?

2023 елда Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров Указы буенча 4 миллиард сумнан артык күләмдә төбәк Юллар фондына өстәмә резерв булдырылды.

Быел кайсы юллар төзекләндереләчәк?Быел кайсы юллар төзекләндереләчәк?
Быел кайсы юллар төзекләндереләчәк?

Башкортстан Башлыгы кушуы буенча бу чаралар 2023 елда беренче чиратта ремонтланырга тиешле төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге юлларны ремонтлауга юнәлдереләчәк. Бу хакта Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов чираттагы оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

- Акчаларның бер өлешен Сибай - Акъяр - Баймак юлын һәм Хәйбулла районында, 17 чакрым юл Иглин районында, бакчачылык ширкәтләренә илтүче юллар, шулай ук Бөре - Тазтүбә - Сатка автомобиль юлын реконструкцияләүне тәмамларга җибәрәбез, - дип сөйләде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов. - Бу объектлар Территориаль заказда расланды инде.

Моннан тыш, республиканың барлык муниципаль районнарына индивидуаль торак төзелеше территорияләренә юллар салуга 10 миллион сум акча җибәреләчәк.

- Иң мөһиме, беренче чираттагы объектлар исемлеген билгеләгәндә, СВОда катнашучыларның яшәү урыны исәпкә алынуы, - дип билгеләде Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров.

Территориаль заказны корректировкалаганда, калган акчаны, ә бу 2 миллард сумга якын, 15 автомобиль юлын һәм 141 километр озынлыктагы 17 урамны ремонтлауга бүлү планлаштырыла. Бу объектлар 16 муниципалитетта урнашкан: Миякә, Калтасы, Әлшәй, Аскын, Бәләбәй, Караидел, Салават, Уфа, Яңавыл, Зианчура, Тәтешле, Туймазы, Күгәрчен, Чишмә һәм Ишембай районнарында, Стәрлетамак шәһәрендә.

Территориаль заказга төзәтмәләр кертелүне раслаганда әлеге юлларны ремонтлауны 2023 ел ахырына кадәр башкару планлаштырыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас