+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 апрель 2023, 09:40

"Русия лидерлары" конкурсында катнашасызмы?

Катнашу өчен лидерның рәсми сайтында: лидерыроссии.рф 14 майга кадәр теркәлү узарга кирәк.

"Русия лидерлары" конкурсында катнашасызмы?"Русия лидерлары" конкурсында катнашасызмы?
"Русия лидерлары" конкурсында катнашасызмы?

Президент платформасы җитәкчесе, РАНХиГС ректоры вазыйфасын башкаручы Алексей Комиссаров билгеләп үткәнчә, перспективалы идарәчеләрне эзләүгә юнәлтелгән конкурс узган еллардагы катнашучыларның кире элемтәләрен исәпкә алып яңартылган һәм яңа сезонда һәр конкурсантка үсеш өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр бирәчәк.

“Бу - “Русия - мөмкинлекләр иле” платформасының юбилей елының төп вакыйгаларының берсе, нәкъ менә “Русия лидерлары” белән платформаның эше башланды. Конкурс механикасында берничә кызыклы яңалык булачак, алар белән конкурс һәр теркәлгән катнашучыга тагын да күбрәк мөмкинлекләр бирәчәк”, - диде Алексей Комиссаров.


Конкурста катнашу өчен дәүләт идарәсе өлкәсе вәкилләрен генә түгел, төрле тармаклар җитәкчеләрен, шул исәптән эшкуарларны көтәләр.
Дүрт сезон эчендә Башкортстаннан 100дән артык кеше ярымфиналга кадәр барып җитте, супер финалчылар 18 булды, ә 5 катнашучы җиңү яулады.

Республика перинаталь үзәгенең акушер-гинекологы, Дәүләт думасы каршындагы Яшьләр парламентының «Сәламәтлек саклау» юнәлеше буенча эксперт советы әгъзасы Данир Габдрахманов дүртенче сезонның суперфиналчысы булды.

- Мин "Русия лидерлары" конкурсында өченче сезон катнаштым. Беренче тапкыр тестлар уздым, икенче сезонда финалга кадәр барып җиттем, өченчесендә "Сәламәтлек саклау" трегында җиңү яуладым һәм суперфиналист булдым. Бу бәяләп бетергесез тәҗрибә, үзеңне тикшерү, бөтен илдән бик күп кызыклы кешеләр белән танышу һәм, әлбәттә инде, үз эшеңдә кулланырга мөмкин булган тәҗрибә алу. Конкурста җиңү минем проектны үстерү өчен идея бирде, - ди ул.

Фото: rsv.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас