- Федераль үсеш институтлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек «Стимул» федераль адреслы инвестиция һәм «Инфраструктур меню» программалары кысаларында инфраструктура булдыру өчен 47 млрд. сум чамасы акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирде, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Башкортстан «Стимул» программасы кысаларында федераль акчаларны җәлеп итү буенча Русия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә.
- 2019 елдан программа буенча республика 12 млрд. сумнан артык акча алды, социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасының 17 объекты төзелде (былтыр 5,5 млрд. сумлык 7 объект төзелде). Киләсе ел ахырына кадәр бу акчаларга тагын 17 инфраструктура объекты төзү планлаштырыла, - дип сөйләде республика төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.
Фото: pravitelstvorb.ru