+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 апрель 2023, 10:25

Урал аръягы - стратегик территория

Урал аръягы үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру барышы турында сөйләүче материаллар сериясен дәвам итәбез.

Урал аръягы - стратегик территорияУрал аръягы - стратегик территория
Урал аръягы - стратегик территория


Бүген шуларның берсен тәкъдим итәбез. Сүз Урал аръягы үсешенең бер ноктасы - Шүлгәнташ хакында. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
2022 елда масштаблы тарихи-мәдәни проектларның берсе булып Бөрҗән районында Шүлгәнташ музей комплексын эшләтеп җибәрү булды.
"Шүлгәнташ мәгарәсе - үзе уникаль. Без аны кешелек цивилизациясенең барлыкка килү үзәге дип саныйбыз. Нәкъ менә шуңа күрә бу мәгарә белән башкортларның борынгы риваятьләре "Акбузат", "Урал-Батыр" һәм башкалар бәйле. Безнең өчен ул - республиканың зур йөрәге һәм җаны. Яңа музей илнең тарихи, мәдәни һәм фәнни үзәге булачак дип ышанабыз. Бирегә Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән делегацияләр киләчәк, алар бик күп еллар элекке – галимнәр әйтүенчә - 17 меңнән 40 меңгә кадәр, кешелекнең уникаль иҗатын күрәчәк", - дип ассызыклады гамәлгә ашырылган проектның әһәмиятен Радий Хәбиров. Бөрҗән районы хакимиятендә «Башинформа»га аңлатуларынча, 2022 ел нәтиҗәләре буенча район икътисадында уңай динамика билгеләнә. Аерым алганда, бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре бер елда 16 процентка арткан, ә районда туризмны үстерүче эшкуарлар муниципалитет бюджетына 12 миллион сум керем китергән.
Бу хакта тулырак https://www.bashinform.ru/articles/social/2023-03-28/zauralie-interesnoe-turistam-perspektivnaya-tochka-rosta-v-strategii-razvitiya-subregiona-bashkirii-3194158 сылтамасы аша кереп укырга була.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас