+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 апрель 2023, 18:40

Көчле җил автобус тукталышын кеше бакчасына очырган...

Бүген республика районнарында давыл котыра.

Көчле җил автобус тукталышын кеше бакчасына очырган...
Көчле җил автобус тукталышын кеше бакчасына очырган...
Бүген, 14 апрельдә, Башкортстанда көчле җил котыра. Республиканың кайбер районнарында чын давыл купкан.

Баймакта автобус тукталышларын һәм автомобильләрне көчле җил алып очыра. Анда яшәүчеләр шәһәрдә чын давыл купты дип, видеоларны социаль челтәрләргә тарата.

Автобус тукталышын урыныннан куптарып, якындагы шәхси йортның бакчасына кадәр алып очырган. Аны махсус техника ярдәмендә чыгарганнар. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, көчле җил машиналарны да юлдан читкә очыра. Мондый хәл Баймактан Сибай ягына күтәрелгәндә булган.

Кичә МЧС җилнең секундына 26 метрга кадәр җитәчәге турында кисәтте, бу - сәгатенә 93 километр.
Мондый көчле давыл 2021 елның көзендә Уфада булган иде.

 
 
Фото: ufa.aif.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: