

Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү максатыннан барлык төр транспорт өчен 14 апрельнең 19:00 сәгатеннән 15 апрельнең 9:00 сәгатенә кадәр (чикләүне бетерү вакыты үзгәрергә мөмкин) хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелә.
Чикләүләр түбәндәге участокларында гамәлгә кертелә:
Магнитогорск - Ира трассасынның 84-241нче километры участогында;
Сибай - Акъяр юлының 0-102нче километры участогында;
Юлдыбай - Акъяр - Сара юлындагы 0-81нче километр участогында.
Шуңа бәйле рәвештә, машина йөртүчеләргә бу юнәлештә сәфәрләрдән тыелырга киңәш ителә.
Фото: социаль челтәрләрдән