

Министрлар Кабинеты җитәкчесе, аерым алганда, шәһәрнең ЗАГС бүлегендә булды. Бинаны реконструкцияләүгә төбәк Хөкүмәте карары белән 25,6 млн сум бүлеп бирелгән. Моннан тыш, ЗАГСка якын территорияне төзекләндерү таләп ителә. Бу максатларга урындагы бюджеттан 2 млн сумнан артык акча бүленгән.
- ЗАГСны реконструкцияләүнең актуальлеге аермачык. Быел барлык эшләрне дә төгәлләргә кирәк. Бөтен җирдә тәртип урнаштырылсын. Биредә яшьләр гаилә тормышына юллама ала һәм бу заманча таләпләргә җавап бирә торган бинада узарга тиеш, - дип билгеләде Андрей Назаров.
Шулай ук әлеге сәфәр нәтиҗәләре буенча Премьер-министр республикада ЗАГСларны реконструкцияләү буенча 2024-29 елларга биш еллык программаны эшләүне йөкләде.
Фото: pravitelstvorb.ru