+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 апрель 2023, 05:00

Андрей Назаров Күмертауда күчмә киңәшмә үткәрде

18 апрельдә Күмертауда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров шәһәрнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Чарада вице-премьерлар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

Андрей Назаров Күмертауда күчмә киңәшмә үткәрдеАндрей Назаров Күмертауда күчмә киңәшмә үткәрде
Андрей Назаров Күмертауда күчмә киңәшмә үткәрде
Андрей Назаров ассызыклаганча, бүген төп бурыч - шәһәр хакимияте белән булган кыенлыкларны хәл итү мөмкинлеге турында фикер алышу. Тәнкыйтьләргә түгел, ә нәкъ менә ярдәм итәргә.

- Без инде 2021 елның февралендә шәһәрнең актуаль проблемалары турында фикер алышу өчен җыелган идек. Ул вакытта конкрет күрсәтмәләр бирелде. Бүгенгә аларның барысы да диярлек үтәлгән. Шулай итеп, ЗАГС бинасында капиталь ремонт ясалачак. Моннан тыш, Маячныйдагы чистарту корылмаларын эшләтеп җибәрү буенча да аерым йөкләмәләр булды. Эшләр төгәлләнгән. Куергазы районы белән Күмертау арасында автобус юллары оештыру белән бәйле проблема булган. Хәзер муниципальара маршрутлар схемасына үзгәрешләр кертелде, - диде Премьер-министр.

Шәһәр үсеше мәсьәләләре буенча республика Хөкүмәтендә 25 йөкләмә бар һәм аларның барысы да эштә. Министрлар кабинеты җитәкчесе сүзләренә караганда, агымдагы елда уңай тенденцияләр күзәтелгән.

- Үзләре җитештергән товар күләме 40 проценттан күбрәккә арткан. Сәнәгатьтә товар төяп җибәрү 47 процентка диярлек арткан. 3,6 мең кв.м. торак тапшырылган, бу узган елгы дәрәҗәдән 40,7 процентка күбрәк, - дип хәбәр итте Андрей Назаров.

Шәһәрнең социаль-икътисади үсеш перспективалары турында Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте. Ул искә төшергәнчә, 2016 елдан шәһәр алгарышлы үсеш территориясе булып тора.

- Бүгенге көндә «Күмертау» алгарышлы үсеш территориясендә планлаштырыла торган инвестицияләр күләме 12,78 млрд. сумлык 35 резидент үз инвестиция проектларын гамәлгә ашыра һәм 2 меңнән артык яңа эш урыны булдырыла. 2023 елның 1 гыйнварына капитал салулар күләме 3,2 млрд. сум тәшкил иткән, 1 731 яңа эш урыны булдырылган. Бу - республиканың барлык алгарышлы үсеш территорияләр арасында максималь күрсәткечләр, - дип йомгак ясады Премьер-министрның беренче урынбасары.

Социаль-икътисади үсеш перспективаларын карау йомгаклары буенча Андрей Назаров түбәндәгеләрне йөкләде: Эшкуарлык һәм туризм министрлыгына Күмертау шәһәре эшкуарлары өчен квартал саен күчмә кабул итүләр үткәрүне оештырырга;
шәһәр хакимиятенә агымдагы елда алгарышлы үсеш территориясенә кимендә 3 резидентны җәлеп итүне тәэмин итәргә;
Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгына ел йомгаклары буенча инвестицияләр күләме үсешен кимендә 10 процентка арттырырга;
Мәгариф һәм фән министрлыгына “Күмертау авиация җитештерү предприятиесе” акционерлар җәмгыяте белән хезмәттәшлектә пилотсыз очу аппаратлары операторларын укытуны оештыру мәсьәләсен карарга.

Сәнәгать үсеше турында Премьер-министр урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев чыгыш ясады. Ул шәһәр сәнәгатенең нигезен «Күмертау авиация җитештерү предприятиесе», шулай ук «Ойлтиммаш» җәмгыятьләре тәшкил итүен билгеләп үтте.

Эшлекле очрашуга нәтиҗә ясап, Андрей Назаров, Күмертау шәһәрен социаль-икътисади үстерү өлкәсендә билгеләнгән нәтиҗәләргә ирешү өчен вице-премьерга, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә игътибар итәргә кирәк булган моментларны кабат аерып күрсәтте.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас