

Максим Забелин ассызыклаганча, төп сорауларның берсе - махсус хәрби операция вакытында һәлак булган башкортстанлылар турында хәтерне саклап калу. Комиссия адресына республика муниципалитетларында мәктәпләр һәм торак йортлар фасадларында сугышчыларның мемориаль тактаташларын урнаштыру турында 30 үтенеч кергән. Мәгариф учреждениеләренең педагогия коллективлары һәм халыктан инициатив төркемнәр карарлары хупланды.
- Без патриотизм, киләчәк буынны тәрбияләү мәсьәләләре белән планлы рәвештә шөгыльләнәбез. горурланырга мөмкин булган батырлык символлары никадәр күбрәк булса, Уфа халкы да шулкадәр күбрәк батырлык үрнәкләре турында беләчәк, - диде Максим Забелин. - Торак йортларга килгәндә, мемориаль тактаташлар һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары өчен истәлек билгесе булачак.
Шулай итеп, комиссия республиканың Ветераннар советы тәкъдимен хуплады, аның нигезендә Русия Геройлары Алмаз Сафин, Максим Серафимов, Тамерлан Илһамов һәм Игорь Насыйбуллин исемнәре Уфаның Җиңү паркында яңа гранит стелага уеп язылачак. Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Жебровский бу эшнең1 майга төгәлләнәчәген билгеләп үтте.