

Асылы бик гади һәм шул ук вакытта катлаулы: Русиядә яшәүче һәркем «Русия суверенитетын ныгытуга һәм ил үсешенең милли максатларына ирешүгә зур өлеш кертәчәк» иҗтимагый әһәмиятле башлангыч тәкъдим итә ала.
Стратегик башлангычлар агентлыгы командасын тәкъдим итүче экспертлар, эшлекле һәм һөнәри берлекләр, дәүләт хакимияте һәм урындагы үзидарә органнары май ахырына кадәр төбәкләрдә 1000 иң яхшы идея сайлаячак, ә федераль жюри алардан бары тик йөзне генә калдырачак. Аларны Русия Хөкүмәте дәрәҗәсендә эшлиләр һәм Петербург икътисади форумында быелның июнендә һәм ел дәвамында федераль масштабтагы башка чараларда тәкъдим итәчәкләр, ә ун иң яхшысын - шәхсән ил Президенты Владимир Путинга "Яңа вакыт өчен көчле идеяләр" федераль форумы мәйданчыгында. Шул рәвешле, иң конструктив һәм прогрессив идеяләр төбәкләр, партнерлар, инвесторлар тарафыннан хупланачак һәм тормышка ашырырга реаль мөмкинлек алачак.
Моның турында тулырак шушы сылтама буенча кереп укыгыз: [leech=https://www.bashinform.ru/cards/2023-04-19/ideya-na-million-kak-zhitelyam-bashkirii-poluchit-podderzhku-svoih-initsiativ-3226904]https://www.bashinform.ru/cards/2023-04-19/ideya-na-million-kak-zhitelyam-bashkirii-poluchit-podderzhku-svoih-initsiativ-3226904[/leech]
Фото: leader-id.ru