+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 апрель 2023, 04:30

Ураза бәйрәмендә нинди һава торышы көтелә?

Төбәк синоптиклары якын көннәргә фаразларын җиткерде.

Ураза бәйрәмендә нинди һава торышы көтелә?Ураза бәйрәмендә нинди һава торышы көтелә?
Ураза бәйрәмендә нинди һава торышы көтелә?
“Башгидрометүзәк”тә хәбәр итүләренчә, пәнҗешәмбе, 20 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан талгын исәчәк. Һава температурасы көндез +13,+18 градуска кадәр җылы булачак.

Җомга көнне, Ураза бәйрәмендә, 21 апрельдә, шулай ук урыны белән бераз яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә +2,+7 градус, аязытканда -3 градус салкын, көндез +14,+19 градуска кадәр җылытуы көтелә.

Шимбә көнне, 22 апрельдә төнлә - урыны белән, көндез республика буенча кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Җил көньяктан төньякка күчәчәк, урыны белән көчле җил көтелә. Термометр баганалары төнлә +2,+7 градус, көндез +8,+13 градус җылы күрсәтәчәк.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас