

Рейдларга урындагы үзидарә органнары, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләрен дә җәлеп итәчәкләр.
Көн саен 150 патруль-маневр төркеме эшләячәк. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының составы, шул исәптән янгын күзәтчелеге буенча 100дән артык дәүләт инспекторы җәлеп ителгән. Тулырак һәм киңәйтелгән картина алу өчен квадрокоптерлар куллану һәм вәзгыятьне космик мониторинглау планлаштырыла.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеләп үтүләренчә, чүп-чарны, үләнне яндыру, шулай ук учак ягу белән бәйле хокук бозулар фактларын ачыклаганда административ йогынты ясау чаралары күреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим шартларында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралган:
- халык өчен - 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр,
- вазыйфа биләүчеләр өчен - 30дан 60 мең сумга кадәр,
- юридик берәмлекләр өчен - 400 дән 800 мең сумга кадәр.
Бүген республика Урман фонды җирләрендә янгын чыгу учакларын оператив ачыклау өчен янгын хәвефенең югары классына бәйле рәвештә төбәкнең Урман хуҗалыгы министрлыгы чираттагы авиация патруле оештырды. Республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, янгын хәвефе 3-5 классы билгеләнгән очракта, урман янгыннары чыгу ихтималы аеруча югары булганда авиация патруле оештырыла. Авиация разведкасы янгын чыгу урыннарын оператив рәвештә ачыкларга һәм аларга вакытында җавап бирергә ярдәм итә.
- Бүгенге көндә авиация күзәтүе уздыру юлы белән Урман фонды территориясенең 4,1 миллион гектарында мониторинг алып барыла, ягъни 72 процентында, - дип билгеләде төбәкнең урман хуҗалыгы җитәкчесе.
Бүгенге маршрут Уфа, Архангель, Инҗәр, Белорет, Бөрҗән, Баймак, Зилаер, Зианчура, Күгәрчен, Стәрлетамак, Ишембай, Гафури урманчылыклары территориясе өстеннән узды. Аның озынлыгы 880 километр тәшкил итә. Башкортстан территориясендә 30 авиапатрульлек маршруты билгеләнгән, шуларның 6сы - төп, 3,5 мең километр озынлыктагы һәм 24е - резерв, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, махсус янгынга каршы режим чорында урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган. Әлеге таләпләрне бозган гражданнар өчен 49 меңнән 50 мең сумга кадәр административ штраф каралган.
Урман янгыннары, урман законнарын бозу фактлары турында мәгълүматны 8 (347) 218-14-14 яки 8-800-100-94-00 телефоннары аша тапшырырга мөмкин.
Фото: социаль челтәрләрдән.