

Урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм чаралары, тракторлар һәм бульдозер җибәрелгән.
Коры үлән яну һәм көчле төтен була. Хәзерге вакытта янгын мәйданы 10 гектар тәшкил итә.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 19 кеше һәм 7 берәмлек техника, район хакимияте тарафыннан су сиптерү машиналары җәлеп ителгән.
Янгын сүндерү-коткару вертолетын җәлеп итү планлаштырыла.
Янгын сәбәбе һәм гаеплеләрне Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы ачыклаячак.
Фото: bashinform.ru