+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 Май 2023, 15:50

“Сез безнең өчен - иң чын геройлар”

11 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Советлар Союзы Герое генерал-майор Таһир Кусимов исемендәге яңа ирекле батальон командованиесе белән очрашты.

“Сез безнең өчен - иң чын геройлар”“Сез безнең өчен - иң чын геройлар”
“Сез безнең өчен - иң чын геройлар”

Бу - бишенче республика батальоны һәм мотоукчылар полкының икенче бүлекчәсе, аны төбәктә формалаштыра башладылар. Полк составына шулай ук Даян Мурзин исемендәге батальон керәчәк, ул апрель ахырында хәрби күнекмәләр урынына китте.

Исегезгә төшерәбез, 2023 ел башында хәрби хәрәкәтләр ветераннары махсус хәрби операция бурычларын үтәүче хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү һәм алга таба аларны республика полкына берләштерү башлангычы белән чыктылар. Башкортстан Башлыгы бу тәкъдимнәрне хуплады.

- Башкортстан полкын формалаштыру турындагы карар дөрес иде, дип саныйм. Якташларыбыз иңгә-иң торып көрәшәчәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Ә безгә егетләр белән хезмәттәшлек итү, аларга тиешле ярдәмне вакытында күрсәтү җиңелрәк булачак.

Киңәшмәдә бүлекчәне комплектлау һәм тәэмин итү, шулай ук хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Төбәк җитәкчесе искә төшергәнчә, Таһир Кусимов исемендәге батальон ирекләре ярты ел хезмәт өчен 200 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү алачак.

Башкортстан Башлыгы, шулай ук, республика техник тәэмин итү һәм экипировка буенча барлык йөкләмәләрне үтәячәк, дип өстәде.

- Мин күптән түгел Донбасста эш сәфәрендә булдым, ни рәвешле сугышуларын һәм безнең мобилизацияләнгән егетләрнең ничек урнашуын карадым. Алар үз бурычларын лаеклы үтиләр, - диде Радий Хәбиров. - Туган илне яклау турында карар кабул иткән өчен рәхмәт сезгә. Шуны белеп торыгыз, төбәк җитәкчесе буларак, минем төп бурычым - сезгә һәм сезнең гаиләләргә булган барлык ресурслар белән ярдәм итү. Башкортстан халкы да сезнең өчен борчыла һәм без сугышчыларга җибәрәчәк гуманитар конвой формалаштыруда актив катнаша. Сез безнең өчен - иң чын геройлар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас