+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 Май 2023, 15:30

«Ватанны саклаучылар» фонды нинди юнәлештә эшли?

Агымдагы елның 10-13 маенда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игьтисамова «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды эшен оештыру мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмәдә катнаша.

«Ватанны саклаучылар» фонды нинди юнәлештә эшли?«Ватанны саклаучылар» фонды нинди юнәлештә эшли?
«Ватанны саклаучылар» фонды нинди юнәлештә эшли?

Русия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар идарәсе әлеге семинарны Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең дәүләт идарәсе югары мәктәбе базасында үткәрде.
- Безнең төбәктә 2022 елның октябреннән Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләре, Украина территорияләрендә үткәрелә торган махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча расланган чаралар планы гамәлгә ашырыла. Аны гамәлгә ашыруда Башкортстанның профильле министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләре, иҗтимагый һәм волонтерлык оешмалары катнаша. «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиаллары җитәкчеләре белән семинарда төрле юнәлешләр буенча өстәмә ярдәм чаралары җентекләп каралды, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – Башкортстан Республикасы Финанс министры Лира Игьтисамова.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас