+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 Май 2023, 11:29

Шофер йоклап киткәнме әллә?

Башкортстанда "Lexus" водителе машинасы белән торак йортка бәрелгән. Кызганычка каршы, ул үлгән.

Шофер йоклап киткәнме әллә?Шофер йоклап киткәнме әллә?
Шофер йоклап киткәнме әллә?
Стәрлетамакта бүген иртән Гоголь урамы, 135 адресы буенча үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Стәрлетамак районында яшәүче 41 яшьлек кеше «Lexus RX350» машинасы руле артында зур тизлектә торак йортка килеп бәрелгән.

ЮХХДИ матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, тормоз юлы булмау ир-егетнең руль артында аңын югалтуы турында күрсәтә. Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре аның үлемен раслаган. Әлеге вакытта авариянең төгәл сәбәпләре ачыклана.

Фото: gorobzor.ru сайтыннан.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас