+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 Май 2023, 05:30

Башкортстанда Беларусь белән берлектә трамвай җитештереләчәк

Башкортстанда Беларусь белән берлектә трамвай җитештерү буенча уртак предприятие эшләтеп җибәрәчәкләр. «Белкоммунмаш» холдингы идарәче компаниясе» җәмгыяте һәм «Уфаның транспорт инфраструктурасы идарәсе» арасында хезмәттәшлек турында тиешле килешүне 26-28 июньдә Уфада узачак Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумы кысаларында имзалау планлаштырыла.

Башкортстанда Беларусь белән берлектә трамвай җитештереләчәкБашкортстанда Беларусь белән берлектә трамвай җитештереләчәк
Башкортстанда Беларусь белән берлектә трамвай җитештереләчәк


- Уртак предприятиене трамвай депосы белән берләштерелгән Уфаның “Транспорт инфраструктурасы идарәсе” мәйданчыгында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу яңа җитештерү мәйданнарын төзүгә чыгымнр тотылмаячак, - дип сөйләде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов. - Хәзерге вакытта предприятиедә кирәкле мәйданнар һәм штат хезмәткәрләре бар, алар көче белән тележекларга капиталь ремонт ясау һәм трамвай җыюны башкарырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Русия һәм Беларусь төбәкләре форумы 2014 елдан Русия Федерациясе Федераль җыелышы Федерация Советы һәм Беларусь Республикасы Милли җыелышы Советы патронаты астында уздырыла. Форумның төп бурычлары булып Союз дәүләтенең интеграцион процессларын тирәнәйтү, Беларусь Республикасы һәм Русия Федерациясенең парламентара, сәүдә-икътисади, фәнни-мәгариф, мәдәни элемтәләрен ныгыту, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, ике яклы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен үстерү тора.

2022 елда Русия һәм Беларусь төбәкләренең IX форумында катнашучылар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның төбәк башкаласы Уфада киләсе X юбилей форумын үткәрү турындагы мөрәҗәгатен хуплады.

Чараның төп темасы ике дәүләтнең ун еллык хезмәттәшлегенә йомгак ясау булачак.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас