- 2022 елдан республика Луганск Халык Республикасы территориясендә урнашкан объектларны тергезү буенча актив эш алып бара. Әйтик, узган ел Красный Луч һәм Петровское шәһәрләрендә гомум суммасы 650 млн сумнан арткан 50 объект тергезелде. Бу объектлар арасында 10 күпфатирлы йорт, 17 социаль объект, 3 коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү объекты, шулай ук 17 юл хуҗалыгы объекты, шул исәптән асфальт-бетон заводы бар, - дип сөйләде Андрей Назаров.
Премьер-министр урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов аңлатканча, бүгенге көнгә Луганск Халык Республикасы белән берлектә Красный Луч шәһәре территориясендә инфраструктураның аерым объектларын үстерүнең 2023-25 елларга исәпләнгән Перспектив планы актуальләштерелгән һәм килештерелгән. Агымдагы ел ахырына кадәр шәһәрдә 57 объектны тергезергә кирәк. 16 объектны асфальтлау максатында узган ел Башкортстаннан китерелгән асфальт-бетон заводы эшли. Эшләр бара инде, 35 кеше һәм 21 техника эшли.
Красный Лучта 3 мәктәп, 2 балалар бакчасы һәм күпфункцияле үзәк бинасы, шулай ук 9 коммуналь инфраструктура объекты, 6 энергетика хуҗалыгы объекты, 20 күпфатирлы йорт тергезелергә тиеш.
Фото: pravitelstvorb.ru