

Төбәк җитәкчесе төзелеш барышы һәм архитектура-планлаштыру карарлары белән танышты. Проект оешмасы вәкиле Андрей Стариков эшләрнең расланган график буенча баруы турында сөйләде. Төзүчеләр монолит эшләрне төгәлләгән - стеналар, түшәмә плитәләре һәм колонналар ясалган. 17 майга инде металл конструкцияләр һәм кирпеч киртәләр төзүгә керешкәннәр.
Исегезгә төшерәбез, бу объектны 2019 елның августында төзүгә төбәк җитәкчесе старт бирде. Радий Хәбиров бинаның нигезенә вакыт капсуласы салды.
- Без һәр квадрат метрны нәтиҗәле файдалану өчен үзәкне мөмкин кадәр функциональ итәргә тырыштык. Биредә спа-комплекс, бассейн эшләячәк. Ә бина янында халыкка ял итү һәм җәяү йөрү өчен төзекләндерелгән иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк, - диде Радий Хәбиров. - Иң мөһиме, без «Уфа-Арена»дан кала республикада сыйдырышлыгы буенча икенче зал төзибез. Шуңа күрә Көрәш сарае мәдәни-киңкүләм чаралар үткәрер өчен дә файдаланырлык мәйданчык булачак. Гомумән алганда, эш яхшы темплар белән бара.
Фото: glavarb.ru