+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 Май 2023, 11:07

Республика делегациясе Кытайда

Русия Федерациясе Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җитәкчелегендәге Башкортстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре делегациясе «SIAL China» халыкара азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр күргәзмәсе эшендә катнаша. Күргәзмә Кытай Халык Республикасының Шанхай шәһәрендә, «Shanghai New International Expo Center» халыкара экспоүзәгендә уза.

Республика делегациясе КытайдаРеспублика делегациясе Кытайда
Республика делегациясе Кытайда

Чара 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмә кысаларында азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр, азык-төлек һәм төргәкләү җайланмалары экспозицияләрен карау булачак. Делегация шулай ук чараның эшлекле өлешендә, аерым алганда, азык-төлек сәнәгате глобаль саммитында, сөт һәм ит форумнарында, Кытайның җәмәгать туклануы форумында катнашачак. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә Кытай ассоциацияләре һәм компанияләре вәкилләре белән В2В форматында берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшүләр узачак.

- Без Кытай җитештерүчеләре белән республиканың агросәнәгать комплексын модернизацияләүдә актив хезмәттәшлек итәбез, һәм бу хезмәттәшлекне киңәйтергә телибез. Бүген Кытай Халык Республикасына көнбагыш, җитен һәм бал әзерлибез, - диде Илшат Фазрахманов. - Безгә азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате базарындагы барлык үзгәрешләрне оператив күзәтеп тору, республика аграрийлары өчен иң нәтиҗәле вариантлар эзләү мөһим.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас