+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 Май 2023, 13:16

Синдәй ир-егетләргә ил таяна, Салават!

Без - бердәм, изге күңелле халык. Ничек кенә булмасын, изгелек һәм бердәмлек яшәешебездә хакимлек итә. Шундый бер егет белән таныштырасыбыз килә сезне.

Синдәй ир-егетләргә ил таяна, Салават!Синдәй ир-егетләргә ил таяна, Салават!
Синдәй ир-егетләргә ил таяна, Салават!

Иглин районында яшәүче Салават Мостафин 3 гектармәйдандагы җирне арендага алып, бәрәңге, суган, кишер һәм башка яшелчә утырткан. Уңышны Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрергә тели ул.
Яшелчә үстерү эшенә биредә яшәүчеләр дә күпләп кушылган. Шунда ук кайнар чәй табыны, пылау пешереп тә, авылдашларын сыйлаган Салават.
Менә шундый кешеләр яши арабызда, дуслар. Ә карап торуга шул кадәр тыйнак, гади генә авыл егете ул. Бу эше турында да сөйләп йөрергә яратмый. Моннан тыш, авылдагы бала-чагага бәйрәмнәргә бүләкләр тапшыру, өлкәннәргә төрлечә ярдәм итүне оештыра. Шундый ир-егетләргә илебез таяна, Салават! Син күпләргә үрнәк!

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас