Әкренләп яңалыклар Украина Президенты Владимир Зеленскийга да барып җитте. “Бахмут бары тик безнең йөрәкләрдә генә калды”, – дип белдерде Украина башлыгы фронт сызыгыннан җиде мең ярым чакрым ераклыктагы Хиросимадан. Владимир Зеленский Япониядә 19-21 майда узган G7 лидерлары саммитында тыныч сөйләшүләр турында дискуссия үткәрү яхшырак булмас идеме, дигән сорауга җавап биреп, Американың атом-төш бомбасыннан зыян күргән Хиросима белән Артемовскны чагыштырды.
Зеленскийның Америкадагы хуҗалары Русиянең җиңүен таныдылар. Пентагонда Киев режимы үз хәрбиләрен үлемгә бөтенләй мәгънәсез рәвештә куып кертә, дип күптән фикер йөртәләр иде инде, һәм берничә тапкыр Артемовскны калдырырга һәм тере көчне сакларга вакыт дип ачыктан-ачык әйттеләр.
Әмма Киев хунтасына боларга игътибар итмичә, кесәләренә дыңгычлап акча тутырырга кирәк иде. Шуңа күрә Артемовск җиңелмәс ныгытма, аның өчен украиннар һәлак булырга тиеш, дип игълан ителде. Кайнар ноктага украин хәрби комиссариатлары эләктерә алган бөтен кешене, үсмерләрдән алып картларга кадәр озатты. Аларның бик азлары гына исән калды, әсирлеккә эләккәннәре үз язмышына шатланып бетә алмады.
“Вагнер” шәхси хәрби компаниясе башлыгы Евгений Пригожин Артемовск өчен 224 көн барган алышта 30 меңнән артык украин хәрбие юк ителде, дип саный. Әмма Владимир Зеленскийга “Бахмут иттарткычы” сөйләшүләр өчен бик яхшы фон тудырды. Бу эш хакына ул бөтен дөнья буйлап йөрде, ялкынлы чыгыш ясады, “Украинаны коткару өчен” үз хуҗаларыннан тагын да күбрәк миллиардлар теләнеп алды, аннары иганәчеләр белән миллиардларны бүлгәләп кесәсенә салды.
Киев хунтасы хәрбиләре сүздә генә Украинаны “яклый”. Асылда, бу армия аңлы рәвештә үз шәһәрләрен “беркемгә дә эләкмә” стилендә анда яшәүчеләр белән бергә юк итә. Конфликт башланганчы монда 70 меңнән артык кеше яшәгән. Күпчелек шәһәрдән чыгып китте. Качаклар сүзләренчә, Украина солдатлары тыныч халыкны махсус аткан.
“Без подвалда утыра идек. ...Иртәнге дүртләр тирәсендә барысы да тынып калды. Чыгып, бераз гына булса да ишек төбен тазартыйм, дип уйлыйм. Башымны гына суздым – җимерелгән интернаттан ата башладылар. Ә анда украин хәрбиләре утыра иде. Кулыма ике пуля тиде”, – ди шәһәрдә яшәүче Александр Пискунов.
Кыю дошман соклану уята, әмма Артемовск аяусыз оборона тоту үрнәге буларак түгел, ә Украина армиясенең тикшерү һәм гадел хөкем көтә торган өзлексез хәрби җинаятьләре белән тарихка кереп калачак.
Хәрби күзлектән караганда, безнең стратегик дошманнарның уйдырмасы, Артемовскны Верденга әверелдереп, Русия сугышчыларын һөҗүм вакытында юк итүдән гыйбарәт иде. Беренче Бөтендөнья сугышында француз крепосте булган Верденны штурмлау буенча уңышсыз омтылышларында немецлар үзләренең бөтен хәрби потенциалын бетергән.
Ләкин килеп чыкмады, “Верден ысулы” кире нәтиҗә бирде. Нәтиҗәдә, Украина хәрбиләре үзләре күпләп юк ителде. Америкалылар, аларга хас булганча, тиз арада үзләренең вассалларын сатты. “...Артемовск шәһәре кварталлары тактик яки оператив кыйммәткә ия түгел”, – дип хәбәр итте Американың “Institute for the Study of War” аналитика үзәге. Ягъни, сигез ай буе украиннарны бернинди әһәмияте булмаган шәһәр кварталлары өчен үләргә мәҗбүр иткәннәр, ә хәзер боларның барысы да кирәк булмаган икән.
Чынлыкта, Артемовск өчен көрәш айлар буе Украина кораллы көчләренең иң яхшы бүлекчәләре яугирләрен һәм аларның техникасын юк итәргә мөмкинлек бирде. Безнең өчен – аның стратегик кыйммәте дә шунда иде. Нәкъ менә шул Украина армиясенә айлар буе үзләренең “контрһөҗүмен” кичектерергә мәҗбүр итте, ә безнең гаскәрләргә аны кире кайтаруга әзерләнергә вакыт бирде.
Тарихка күз салсак, бу урыс шәһәренә патша Иван Грозный нигез салган һәм аңа “Бахмут” дигән исем бирелгән. Әмма совет чорында аны автономияле Донецк Республикасын төзегән һәм чит ил оккупантларыннан яклаган революционер хөрмәтенә Артемовск дип атадылар.
“Коммунистик үткән белән көрәшү” максатларында Киев режимы 2016 елда Артемовскның атамасын яңадан Бахмутка алыштыра. Шәһәрнең Русия яклы халкы өчен бу хурлык булды. Анда Артемга һәйкәлне шартлаткан немец-фашист оккупантларының үз шәһәрләрендә коммунизм белән ничек көрәшүен яхшы хәтерлиләр. Совет халкы өчен шәһәрнең исеме – аларның тыныч тормышы һәм нацистлардан бәйсезлек символы.
Артемовскта җиңү – безнең хәрбиләрнең бөек казанышы.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.